Количество результатов: 10934000 (18841306), поиск занял 0.053 сек.

Результаты поиска

  1. әйтсәм әйтим инде, хәтта бөтен вөҗүде белән татар булган тарих фәннәренә кандидатларның да милли тарихка багышланган диссертацияләрне урыс телендә яклаулары шуннан килеп чыкмыймыни? Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  2. Тирәнгәрәк кереп китсәк, әлегә мин үземне туган республикамда тулы хокуклы татар кешесе итеп тоймыйм. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  3. Торгынлык елларында иң беренче кимсенүем язу машинкасы өчен татар хәрефләре эзләүдән башланган иде. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  4. Татарча газеталар, журналлар чыгып килә, татар радиосы һәм телевидениесе сөйләп-күрсәтеп тора, ә татар машинкасын көндез чыра яндырып эзләп тә табып булмый! Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  5. Ярты ел чамасы интеккәч, бер журналист абзый киңәш бирә: «Син, энем, фәлән остага мөрәҗәгать ит, анда шрифтлар булырга тиеш». Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  6. Оста белән очрашып, татар хәрефләрен Уфадан алып кайтканнарын белгәч исем китте. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  7. Кош тоткандай сөенеп йөрдем инде. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  8. Татар булганым өчен машинкага ике тапкыр акча түләргә туры килсә дә сөенеп йөрдем. Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  9. Нәрсә ул акча, хәзер мин берәүгә дә ялынмыйча үзебезнең кадерле, матур, якты «ң», «һ», «җ», «ә», «ө», «ү» хәрефләрен кәгазьгә баса алам! Заһид Мәхмүди . Серле кунак
  10. Язучы тормышында моннан да зур вакыйга була алмый кебек тоела иде миңа. Заһид Мәхмүди . Серле кунак